дом в Альпах

 

             I бүлек

 

                                                 Авыл тарихы

 

         Туган як һәркемнең куңелен узенчә эзлексез тартып тора. Югары Яхшый авылы.Ул узенең җәнлекләргә,төрледән -төрле үсемлекләргә ,чәчәкле аланнарга бай булуы белән аерылып тора.Болындагы хуш исле җиләкләре  тирә- яньгә хуш ис тарата.Һәр халыкның үзе аеруча хөрмәт иткән  һөнәре була. Яхшый халкын кеше иткән -игенчелек һәм терлекчелек , дип нәтиҗә хакыйкатьтән ерак китеп  булмас.

 

Инде халык турында.

 

         Югары Яхшый авылының килеп чыгышын белер өчен безгә 1884 елларда бер җәмгыять хасил иткән һәм соңга таба юкка чыккан Кузгалак Яхшый дигән авылның килеп чыгышын һәм яшәвен карап китәргә кирәк.Чөнки Яхшыйның  килеп чыгуын шул авыл белән бәйләгән мәгълүмәтләр  бар.Ул рус кәгазьләрендә башта Кузгалакова,аннан Кузгалак Яхшеево исеме белән теркәлгән. Аның тарихына караган миңа очраган документларның элгәресе 1735 нче елгы. Ул "Материалы по истории Башкирской АССР (өченче  том , Мәскәү- Ленинград 1949)дигән китапта 408 сан белән бирелгән.Анда бер сүз аймакка кергән Олыймән Тамак (Тубән Яхшый шулай аталган),Кузгалак,Сеңрән,Сикия.Сәет ,Үрәзмәт авыллары кешеләренең хәзерге Минзәлә районы Әтрәкле авылыннын 4 йортта яшәүче ясаклы  татарлар      уз вотчиналарына керту карала .Докуметта Кузгалак авылының ике кешесе Иркә Яхшыев һәм Хәлил Солтанов исеме телгә алына. Тагын шунысы әһәмиятле: монда Яхшый авылының атамасы кеше исеменә барып тоташа дигән фараз  булырга мөмкинлек .

 

Беренчесе : Иркә Яхшыев, авыл буласы урында беренче нигез кормаса да, моны аның әтисе эшләве ихтимал. Аннары ул чагында Югары Яхшый авылы я башка аймакка исәпләнгәндер, яисә бөтенләй булмагандыр. Монысы икенче фараз. Кәгазьдә куренгәнчә монда ике гаилә яшәгән. Түбәндә китереләчәк халык саны алу мәгълүматләры да шулай фикер йортергә этәрәләр.

 

        1753 елда төзелгән документта, югарыда искә алынган 4 йортта яшәүче ясаклы татарга, әлеге торак пунктларының сайлап куелган вәкилләренең уз вотчиналарына күчеп утыруга рөхсәт бируе аңлашыла.

 

       1816 елда җиденче ревизия вакытында Кузгалак Яхшый Буләр волостендәге капитан Боязит Солтанов командысында була ,анда 7 ир -ат типтәр яшәгән. Сигезенче ревизия дә (1834) алар бер кешегә арткан.Унынчы халык санын алганда (1858) авылда 28 кеше теркәлгән,шуларның 17се ир -ат. Яңадан 12 елдан соң монда кеше саны 38гә җитә.

 

       1884 ел мәгълүматларын чыгыштырган белешмәлектән биредә 69 (37се ир-ат)кеше яшәгәнлеген , Кузгалак Яхшый һәм курше Олыймән Тамак Яхшый крестьяннарының бер җәмгыять хасил иткәннәрен беләбез.Ул 678(231е сөрүлек җире)дисәтинә мәйдан биләгән. Кузгалаклар иген игу,терлек асраудан тыш өстәмә табыш алу максатында кирпеч сугу белән дә шөгельләнгәннәр.

 

      Уткән гасырның 80 елларыннан 1913 елга кадәр хужалыклар һәм халык саны кызу темплар белән арта баргын.Мәсәлән ,1896 елда авылда хужалыклар саны 31 булса ,1906 елда -35 кә, тагын җиде елдан соң 39 га җитә. 1913 елда анда 199 кеше көн кургән.

 

       1912 -1913 елларда  крестьян хужалыкларын тикшерү -өйрәнү нәтиҗәләре белән дөнья  кургән белешмәлек, жирлектәге кешеләрнең икъдисадый хәле турында бик күп мәгълүмәтләр бирә. Аннан куренгәнчә:җәмгыятьнең барлык 509(шуның 368е -сөрүчелек)дисәтинә җире булган ул чакта.Беренче карашка бу  аз түгел кебек ,һәр хужалыкка уртача 8,4 дисәтинә туры килә.Әмма җир тигез бүленмәгән һәм аңлашылганча ,тигез килеп чыга да алмый.Ике хужалык 15-20, 4 се  10-15, 12се 5-10 дисәтинә җирдән файдаланган ,җиде хужалыкның имана җире 3-5 , 13неке 3 дисәтинәдән кимрәк булган,ә бер хужалык иген икмәгән.

 

     Авылдагы 48 эш аты тәбәндәгечә бүленгән: 1 гаилә 4 ,4се -3әр,7се-2шәр,18е-1әр ат тотканнар. Атсыз дөньяның рәтсез икәнен белсәләр дә  ,9 хужалык атка тиенә алмаган.

 

 Хужалыкның өчтән береннән күбрәге ул елларда сырсыз көн кургән.13 хужалык-1әр,6 сы-2 шәр, 3 се өчәр һәм аннан да күбрәк сыер асраган ,барысы 43 сыер тотканнар, шуның өстенә 72 сарык,11 кәҗәләре булган.

 

       Октябрь революциясе җиңеп чыкканнан сон гына татар авыллары иркен сулыш алган.Моңа чаклы Байсарда аклар штабы була. Яхшый халкы бөтенесе бердәм булып купер салган булалар.Ләкин монда Гыйлван исемле кеше төшми кала.Авыл халкы бик усал була,бу кешене тотып кыйныйлар ,шул чакта аның башы ярыла.Ул Байсар больницасына китә.Бу вакытта аны Байсарда аклар тотып ала һәм ябып куялар.Аклар атка атланып аны Иделгә алып китәләр ,шунда атып үтерәләр.

 

 Байсарга аклар Әмәкәй яклап киләләр .

 

       1917 -18 ел да авылда Совет хөкүмәте урнаша.1929-30 елларга кадәр "частный" хужалык булып яшиләр.Шушы еллардан соң колхозлашу чоры башлана,көчләп кертүләрдә була.

 

Халыкның бер өлеше бик шатлана."Җир мәңгелеккә булгач, барабыз да бик куп тырышып эшләрбез, күмәк хуҗалыклар чәчәк атачак,"-дип куаналар.Ләкин чынбарлык көтелгәннәрнең барысын да раслап өлгермәде. Хәллерәк крестьяннарны,бик булдыклы гаиләләрне кулак тамгасы салып, каһәрләделәр.Күмәк хуҗалыкка тупланган ярлыларның хәле дә җиңел булмады.Чәчәргә орлык юк дәрәҗәсендә.Ашарга да оны колхоз председателе,узе кашыклап дигәндәй ,бүлеп утыра. Бу яңа оеша башлаган хуҗалыкның иң беренче кыен адымнары иде.Моннан соң хәлләр рәтләнә төшә.Халык колхозга ышана төшә ,үз итә. Бик тырышып эшлиләр.

 

       Яхшый авылллары Байсар волосы ,Минзәлә кантонына карый.

 

Һәр авылда староста була.Яхшый авылында беренче  председатель Әскәр исемле кеше була.Ә колхоз исемле "Коминтерн". Беренче мулла Әхәт исемле кеше була.1934 елларда авылның иң бай кешеләреннән берсе Әбелмәгалим була. Бик көчле кулак була.Ул кеше сепарат тота. Аннан төрлечә үч алмакчы булалар. Шулай бервакыт ,аның малае базарга барганда урман аша чыкканда, башын кисәләр.

 

       Шундый байлардан Габрәй исемле кеше була.Ул магазин тота.Ул чакта дан казанган кызыл билле прәнник сата. Аны да раскулачивать итәләр.Уртача байлардан Әхмәдулла ,Гыйбадулла исемле кешеләр була. Бу кешеләрне раскулачивать итмәсәләр дә, әйберләрен, малларын алып бетерәләр.

 

       Яхшый авылында Гарифулла исемле кеше дә суыргычлар булган.Бу агач җайланма, монда атлар әйләнеп суыра торган булганнар .

 

         Колхоз бик ярлы яши. Шушы чорлар да НТС лар барлыкка килә,тракторларны колхозга җибәрә башлыйлар .Тәкмәк, Югары Яхшый ,Түбән Яхшый ,Табанлыкүл  авылларына нибары ике трактор җибәрәләр. Бу тракторлар кая барырга белмичә торалар. Кайда яхшы ашаталар, шунда баралар.Хатын -кызлардан беренче тракторчылар Фәрдәвия,Разия,Дәуҗия,Салиха апалар була.

 

        Авылда төнлә алып китүләр халыкка зур кайгылар алып килә. Әхмәт Солтановның атасы Габсаттар абзыйны басуда каравылда торган җирдән алып китәләр.

 

       Авылларны эрүләндерү башлана. Дингә каршы политика алып барыла башлый. Мәчетләрне сүтә башлыйлар.Югары Яхшый авылының мәчетен мәктәп итәләр .Флүн исемле кеше беренче укытучы була.

 

Дәһшәтле 1941 нче елгы Ватан сугышы башлана.1941нче елны икмәк бик уңа. Ләкин эшчән ирләрнең сугышка китеп бетүе, кышның исә бик иртә килүе сәбәпле, тамырдагы ашлыкны кар каплый. Шулай да халык аптырап калмый.Укучылар зур агач көрәкләр белән икмәкне кардан арындыралар.Хатыннар чалгы белән чаптылар. Ындыр табагында сугуны көйләделәр. Ничек кенә булмасын,икмәт дәуләт амбарларына китте.

 

       Җирлектә сугышка китүчеләр 587 кеше .331 авылдашыбыз сугыш кырларында ятып калдылар

 

256 кеше кире әйләнеп кайта алдылар. Бүгенге көнгә - 2 сугыш ветераны исән.

 

Авыр сугыш еллары артта калды.Сугыш чоры балаларының балачагы да булмады.Балалар 11 -12 яшьтән әниләре белән беррәттән эшкә җигелделәр.Ачлык,ялангачлык та халык рухын сындыра алмады.Авыл халкының тырышлыгы белән авыл ныгыды.Ул вакытта халык патриотик рухта тәрбияләнгән иде. Коммунизм төзибез дип армый ,талмый эшләделәр ,хезмәт иттеләр.

 

      Сугыштан соң авылда партияне оештырып йөрүче Мадьяров Арысланнар булды.

 

Комсомолны оештыруда-Гафуровлар башлап йөрделәр. Яхшыйдан 1 нче председатель Әскәрь була, аннан соң Бәдретдинов Вәҗи ,Исламов Әнәм ,Вәлиев Тәфкил,Сөнгатуллин ,Хөсәинов Ханил,Дәүләтшиннар эшли.

 

 

 

                                               I I бүлек

 

 

 

                                     Авылымның яңарышлары

 

 

 

                                    Югары Яхшый мәктәбе

 

        Югары Яхшый авыл советы җирлегендә беренче мәктәп 1924 елны Макыймов Хәерлеэнем йортында ачыла. Беренче укытучы Минзәлә районы Тау асты байлары авылыннан Кәримов була. 1 класска 20 укучы кабул ителә. Аларның яшьләре 8 дән 13 кә кадәр булган. Укулар октябрьдә башланып 1 майга төгәлләнә торган булган. 1925-1926уку елында мәктәпкә 15 укучы кабул ителә. Бу уку елында мәктәп урнашкан йортның хуҗасы мулла малае Юлдашев Нәҗип укыта. 1926-1927 уку елында укытучы булып Айдашева Хәдичә эшли. 1927-1928 уку елында Муллаянова Гайшә укыта. 1928-1929 уку елында 3-4 класс укучыларын Мәчти авылында туган Солтанов Флүн укыта. 1929-30 уку елында 4 класс 2 комплектлы булып, Солтанов Флүн һәм Качкын авылында туган Фатхуллин Зарифлар укыта. 1930-31 уку елында мәктәптә Фатхуллин Зариф һәм Бикчәнтәй авылында туган Саниев Салих, ә яшьүсмерләр мәктәбе буенча Мөхтәр Салихов эшлиләр.

 

        1931-32 уку елында Мәчти авылы кешеләре Мадъяров Арыслан (ирле-хатынлы), Мадъярова Рәхимә иптәшләр башлангыч мәктәптә укыта башлап, мәктәп җидееллык итеп үзгәртеп корыла. Мәктәп директоры булып, Шакирова Гөлчирә Госман кызы эшли башлый. Югары Яхшый җидееллык мәктәбенең беренче укытучылары булып, Гәрәева Наилә Гәрәевна (татар теле), Хәбиров Әхнәф (физ. мат.), Гарифуллина Лениза (рус теле), башлангыч классларда Мадъяров Арыслан, Галиева Мәгъфия иптәшләр эшлиләр.

 

       1950-58 уку елларында математикадан Сизова Александра Ивановна укыта. 1955-1956 елларда, 1960 елның мартына кадәр мәктәп директоры булып, Гыйлфанов Хәбип Хөсбетдин улы эшли. 1960 елның март аеннан 15 августка кадәр Әмирҗанов Глүс, 1961-1962 уку елыннан 1962-63 уку елына кадәр Разов Миргаяз Разович мәктәп директоры булып эшлиләр.

 

       Җидееллык мәктәп 1961 елда сигезьеллык итеп үзгәртелә. 1963-64 уку елыннан мәктәп директоры булып Фатихов Фәрит эшли башлый. Мәктәпнең завучы Гәрәева Наилә 1951-52 уку елында эшли башлый. 1964-65 уку елында мәктәптә 10 класс комплект булып, анда 215 укучы белем ала. Башлангыч классларда Нурлыгаянова Мөбәширә, Шәйхетдинова Сәгыйдә, калган классларда класс җитәкчеләре булып, Шәйхетдинов Гали (тарих), Ахунова Махибә (мат.), Петрова Нина (мат.), Гыйльмуллина Гайнимал (биология), Моталлапова Бәхия (география), Шайхин Марс (физ-ра), Галимов Фарис (хезмәт), Әпсәләмов Миргали (тат. Теле һәм әд.). Калган фән укытучылары Фатихов Фәрит (химия, биология), Гәрәева Наилә (татар теле, завуч), Гарифуллина Рәсимә (рус теле), Генералова Людмила Сергеевна (рус теле), Нуриахметова Әфүзә (матем) иптәшләр эшләделәр. 1965-66 уку елында 226 укучы була. Яңа укытучылар Ситдиков Раел (хезмәт), Бедретдинов Авзал (сызым, хезмәт). 1970-74 уку елында мәктәптә барысы 272 укучы белем ала. Мәктәп директоры булып Галләмов Фирдәвис Таҗи улы, завуч булып Әпсәләмов Миргали Вагиз улы эшли. Барысы 11 класс комплект булып, 1966 нчы елдан 1973 елга кадәр түбәндәге укытучылар эшләде: Салахов Әнвәр, Салахова Мария 1966 елның августыннан эшләп, хәзерге вакытта икесе дә пенсиядә. Мәхәммәтшина Рәйхана, Хәмидуллина Оркыя 1979 елдан пенсиягә китте. 1976-77 уку елында директор булып Солтанов Динфир эшли. 1981 елны ул киткәннән соң, Галиева Рафига Габитовна 1982 елның 25 маена кадәр эшли. 1982 елның июненнән 1986 елның августына кадәр директор булып Гарипв Әсгать Хәсән улы эшли. 1986 елның августыннан мәктәп директоры булып Шагалиев Расим Фатих улы эшли, рус теле һәм әдәбиятыннан Шагалиева Рәмилә Равил кызы укыта башлый. Завуч булып Вильданова Гөлсинә Гариф кызы эшли.

 

1989-90 уку елында Югары Яхшый сигезьеллык мәктәбе тулы булмаган урта мәктәпкә әйләндерелә.

 

Югары Яхшый төп гомуми белем бирү мәктәбе 2002-2003 нче уку елында яңа мәктәп төзелеп, урта мәктәп итеп үзгәртелде. Тәкмәк һәм Т.Яхшый башлангыч мәктәпләре ябылу сәбәпле, укучылар бу мәктәпкә килделәр. Директор һәм тарих укытучысы Р.Ф. Шагалиев, завуч(0.5) һәм математика-информатика укытучысы Зарипова И.М. , организа-тор(0.5) Нуриахметова С.Р., пионервожатый (0.5) һәм рус теле укытучысы Р.Р.Шагалиева, физика укытучысы ЛәесовФ.Х., татар телен Вилданова Г.Ә., химия, биология, география фәннәрен Сибатова Р.Р.,чит телне Хакимова Н.Т., физкультура Нәбиуллин М. Ф., технологиядән Зарипов Ф.В., I классны Галиева М.Г., III классны Ләесова Ә.Ф., IV классны Шайхуллина Г.К., ә бу кустка караган Табанлыкүл башлангыч мәктәбендә I классны Кадыйрова Р., II классны Шайхина Р.Ә., III классны Нәбиуллина Д. укыта башлады.

 

 

 

Актаныш районының Югары Яхшый авылында яңа ФАП ачылды

 

 

 

Ул 315 кешегә хезмәт күрсәтәчәк

 

 (Казан, 13 июнь 2013, “Татар-информ”). Актаныш муниципаль районының Югары Яхшый авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Пункт Югары Яхшый һәм Тәкмәк авылларында яшәүче якынча 315 кешегә хезмәт күрсәтәчәк.

 

“Бу бинаны без күптән көттек, – дип елмайды шактый гомерен әлеге авылда фельдшер хезмәтен башкарган, бүген инде лаеклы ялдагы Рәкыйга Касыймова. – Эшләгән дәвердә авырлыкларын да күрдек. Ягарга утыны булмады. Юл юк, телефон, машина ише уңайлыклар турында хыяллана да алмадык. Мин эшли башлаганда әле медпункт та юк иде. Беренчесе 1975 елда төзелде”, - дип искә алды ул.

 

        Югары Яхшый авылы – район үзәгеннән ерак урнашкан авыл. Халкы өчен дә әлеге объект үтә дә кирәкле. Шушы авыл килене, фельдшер Илсөяр Шәрифуллинаны олысы-кечесе яратып, якын итеп, “безнең фәрештәбез ул” дип атый. Барлык уңайлыклары булган, якты җылы бу бинада хезмәт күрсәтәчәге белән Илсөяр ханым икеләтә бәхетле.

 

      Тантанада муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Фаил Камаев та авыл халкына үзенең җылы теләкләрен юллады, дип хәбәр итә ТР муниципаль берәмлекләре по                                                                           

 

                                                              III бүлек

 

                                   Бәләкәй авылның күренекле кешеләре

 

 

 

Дөлфәт Шәрипов -ветеринария фәннәре докторы, профессор.

 

Макифи Бәдретдинов-хуҗалык һәм фән эшлеклесе,ТРның атказанган машина төзүчесе.

 

Мәкки Бәдретдинов-партия-хуҗалык эшлеклесе, Татарстан Югары Советы депутаты(1990-1995),"Почёт билгесе"ордены ковалеры.

 

Сәмигә Сәүбәнлва- мәдәният хезмәткәре,язучы.

 

Айсылу Галиева-журналист ,филология фәннәре кандидаты.

 

Фәрхетдинов Миннефлүс -шагыйрь,мәктәп белән тыгыз элемтәдә яши.

 

Ләбиб Лерон -Югары Яхшый сигез еллык мәктәбендә 1972-1917 елларда белем ала,шагырь,Абдулла Алиш исемендэге буләк иясе.