Табигатьне саклау-безнең изге бурыч!

( Актаныш таңнары газетасы. Җомга,10май,2013  35(9781))


                                   Ялалова Алсу. 9 сыныф укучысы.         

               Югары Яхшый төп гомуми белем бирү мәктәбе.

 

       Бик яратам мин туган ягымны. Шаулап үскән урманнары, челтерәп аккан чишмәләре, ямь-яшел хәтфә болыннары,мул иген кырлары- һәммәсе дә күңелемә бик якын. Иртәләрен кызарып кояш чыгуын күзәтергә, чыклары җемелдәгән яшел үләннәргә басып йөрергә, берсеннән-берсе матуррак сайраучы кошчыкларны тыңларга яратам мин. Матурлыкны кем яратмый инде?! Ләкин, табигатькә антропоген тәэсир бик көчле шул.Уйламыйча башкарган эшләребез аяныч хәлләргә китерә. Җир-Ананы саклап калу проблемасы җәмгыять алдында торган бурычларның иң мөһимнәреннән берсе.Дәүләтебезнең быелгысы елны “2013 нче ел экологик культура һәм табигатьне саклау елы” дип кабул итүе дә зур әһәмияткә ия. Бу проблемага мәктәбебездә дә зур игътибар бирелә, төрледән-төрле чаралар оештырыла. Апрель аенда уздырылган география-биология атналыгы да моңа бер мисал. Атналыкта “Кошлар-безнең канатлы дусларыбыз” темасына укытучылардан һәм укучылардан торган ике команда көч сынашты.Укытучы апаларыбыз сынатмадылар,җиңеп чыктылар. Шулай ук “Тамчы-шоу” уены, “Урманнарны саклыйк!” темасына сыйныф сәгате, “Кошларым, кошкайларым” темасына рәсем конкурсы, “Табигать могъҗизасы” темасына саламнан эшләнгән картиналар конкурсы, “Минем туган ягым” темасына фотоконкурс, “2013 нче ел экологик культура һәм табигатьне саклау елы” темасы астында презентацияләр конкурслары уздырылды.Әлеге чаралар зур тәрбияви әһәмияткә ия иделәр. Без бик теләп катнаштык, экологик белемнәребезне ныгыттык.Кош оялары ясап элдек.5 нче сыйныф укучысы Хөсәенова Розалия, Яр Чаллы шәһәрендә уздырылган республикакүләм “Давыдов укулары”дип аталган фәнни-гамәли конференциядә “Утрак кошлар”темасына чыгыш ясап ,җиңүче булды,“Иң проблемалы эш” дипломы белән бүләкләнде.Укытучыбыз Сибатова Рәзилә Ринас кызы чараларда гына түгел, һәрбер дәресендә табигатьне сакларга өнди . Без киләчәктә булдыра алган кадәр аның киңәшләрен тотарбыз дип ышандырам.Табигатьне саклау-безнең изге бурыч!

"Табигатьне саклагыз!" Бу сүзләрне без бик еш ишетәбез. Әмма, аларның чын мәгънәсен без аңлап бетерәбезме икән? Һәрвакытта да аңлап бетермибез шул. Ә бит бу сүзләргә киләчәгебез турыңда зур мәгънә салынган.
Туган як табигате − чиста һава һәм экологик яктан чиста ашамлыклар гына дигән сүз түгел әле ул. Ул − Туган илебезнең матурлыгы да, җаны да. Туган илебезнең чиста сулы елга һәм күлләрен пычрату, очсыз-кырыйсыз урманнарны бер мәгънәсез кисеп бетерү, химия заводларының агулы газлары белән чиста һавабызны бозып бетерү, хәрби уеннар вакытында туфракны һәм һаваны агулау, авиация ягулыгының агулы калдыклары − болар әле хәзерге цивилизациянең туган ягыбыз табигатенә салган зыянының бер өлеше генә. Табигатьне пычратучылар белән көрәшне без бүгеннән үк башламасак, берничә дистә елдан соң, бөтен тереклек көеп беткән чүл уртасында калуыбыз бар бит. Ул вакытта инде противогаз кимичә сулап та булмас, радиациядән саклый торган скафандрлар киеп яшәвебез дә бик ихтимал. Бу инде ниндидер фантаст язучының пессимистик уйдырмалары түгел, бу турыда фәннең төрле өлкәләрендәге атаклы белгечләр − биологлар, экологлар, химиклар, астрофизиклар, метеорологлар безне хәзер үк кисәтә.
Ә бит әле туган як табигате ул − калкулыктагы кипкән печән эскертләре арасындагы каен агачлары да, тынлык һәм хуш исләр белән тулган чыршы урманы да, иң кызу җәй көннәрендә дә салкын һәм көмештәй саф сулы күлләр дә, кечкенә генә инештән башлап, зур елгага таба ыргылучы елгачыклар да.
Әйдәгез, туган табигатебезне саклыйк, һәрберебез, булдыра алганча, табигатьне саклыйк, һәм безнең барыбызның да тырышуларыннан кешелекнең хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәсендә табигатькә карата начарлыклары кимер. "Миннән соң су басса да ярый" дигән принцип белән яшәргә ярамый. Минем фикерем шундый һәм ул шагыйрь Ә. Баянов фикерләре белән аваздаш. Ул үзенең "Сәяхәтнамә" поэмасында болай ди:
Атом кебек шартлап, үкереп түгел,
Тавыш-тынсыз атлый һәлакәт.
Һаман итәр яшереп хәрәкәт ул,
Бакчабызның кадерен белмәсәк без,
Саклый белмәсәк.