ӘЛЕГЕ СЫЛТАМАЛАР АША КЕРЕП, ВИТАМИННАР ТУРЫНДА МӘГЪЛУМӘТ ТУПЛЫЙ АЛАСЫЗ.

http://www.vitamini.ru/

https://ru.wikipedia.org/

http://kedem.ru/vitamins/

http://edaplus.info/vitamins.html

“ИРЕК МӘЙДАНЫ” ВИТАМИННАР ТУРЫНДА

 

Яз айлары якынаюга нәрсәдер җитмәгән сыман тоела башлый, тәнне бертөрле хәлсезлек, йокымсырау баса, нерв киеренкелеге арта, организм үзенә ниндидер игътибар таләп итә. Бу тиешле матдәләр җитмәү, ягъни витаминнар кытлыгы белән аңлатыла. Шундый мизгелләрдә рухи халәтебездә һәм физик тәнебездә катлауланулар булмасын, хроник авырулар баш калкытмасын һәм үзебезне яхшы хис итү өчен язын сәламәтлеккә аеруча игътибарлы булу сорала.

 

“ЕЛЫНА БЕР ТАПКЫР ДА КЫЧЫТКАН АШЫ АШАМАГАН кешене үз-үзен хөрмәт итмәүчегә саныйм”

 

 

 

Иммунитет какшау һәм авитаминоз хакында башкалабызның 1 нче санлы сырхауханәсе табибы Рафис САФИН белән сөйләштек.

 

 

 

Рафис әфәнде, организмның авыруларга каршы торучанлыгы кимү елның кайсы айларына туры килә?

 

 

 

– Февральдән башлана, май ахырына кадәр дәвам итә. Март-апрельдә аның кульминацион вакыты. Бу чорда начар тукланган, чыныкмаган, кыскасы, үзенең саулыгын кайгыртмаган кешеләр сәламәтлегендә катлауланулар, хроник авыруларның көчәюе күзәтелергә мөмкин. Витаминнар, минераллар җитмәү сәбәпле, организмның төрле авыруларга каршы торучанлыгы кими. Нәтиҗәдә талчыккан тән чиргә тиз бирешүчән була. Кешене гомуми хәлсезлек, йокымсырау биләп ала, эшләү сәләте кими, күңел болганулар күзәтелергә, баш әйләнергә, хәтта тән температурасы күтәрелергә мөмкин. Мондый очракларда грипп кебек инфекцияле авырулар йоктыру ихтималы арта. Ул гына да түгел, хәлсезлеккә кул селтәп, дәваланмый озакка сузып йөргәндә авырулар хроник төс ала. Андый хасталануларны дәвалау да озакка сузыла. Авыргач, кеше эш калдырырга, “больничный”га чыгарга мәҗбүр була. Авыруның рухи һәм матди хәленә генә түгел, кешеләрнең күпләп авыруы сәбәпле, хөкүмәткә дә шактый зыян килә.

 

 

 

– Авитаминоз булмасын, иммунитет какшамасын өчен нишләргә кирәк?

 

 

 

– Тиешенчә йокларга, режим сакларга, иң мөһиме – дөрес тукланырга, витаминнарга бай ризыклар ашарга кирәк. Даруларга түгел, ә җиләк-җимеш, яшелчәләргә өстенлек бирергә киңәш итәр идем. Хәзер базар һәм кибетләрдә свежий яшелчәләр ел әйләнәсе өзелми. Күп кеше көздән алма, гөлҗимеш, чия, карлыган һәм башка җиләк-җимешне киптереп, туңдырып яки башкача эшкәртеп кышлык запас әзерли, витаминнар кытлыгы чорында аларны морс, компот итеп кулланып була. Даруханәләрдә гөлҗимеш, сырганак майлары сатыла. Тозлы кәбестә бик файдалы. Элекке дусларыбыз булган суган, сарымсак та өстәлдән төшмәскә тиеш. Цитруслыларда витаминнар күп, аеруча лимон, әфлисун, грейпфрутта, кишер исә каротинга бай. Тик аларны әллә нигә бер яки авыргач кына түгел, ә көн саен, аеруча кыш айларыннан башлап аз-азлап булса да кулланырга кирәк.

 

 

 

– Ә башка чараларга килгәндә?

 

 

 

– Күбрәк саф һавада җәяү атлау, бассейнга йөрү, физкультура-спорт белән шөгыльләнү дә организмны чыныктыра. Хәзер күп кешенең өендә тренажерлар бар. Иванов методикасы буенча салкын су белән коенучылар да авыруларга бирешми. Шулай ук эш урынында, өйдә бүлмәләрне ешрак җилләтү хәл кертеп җибәрә. Тәмәке тарту, аракы эчү кебек начар гадәтләр белән яз айларында гына түгел, ел әйләнәсе мавыкмаска кирәк. Сыраны чобан, салкын тию кебек кайбер авырулардан кайчак үзебез эчәргә киңәш итәбез. Тик даими куллану һәм чаманы узу файдага түгел. Бавыр алкоголь артыклыгын бик тиз сизә.

 

 

 

– Хәзер сәламәтлекне ныгытуда биологик актив өстәмәләрне (БАД) күп рекламалыйлар. Сезнең моңа карашыгыз?

 

 

 

– Шәхсән үзем аларга каршы. Табибларга ул мәсьәләдә хезмәттәшлек тәкъдим итеп еш киләләр. Алар белән сөйләшеп тә тормыйм. Чөнки ул өстәмәләрнең бер яктан файдасы булса, икенче яктан зыяны юклыкка гарантия бирү мөмкин түгел. Аларны кулланырга уйлаганда алдан өйрәнү, табиб белән киңәшләшү зыян итмәс.

 

 

 

– Газета укучыларга тагын нинди киңәшләрегез бар?

 

 

 

– Хәзер табигать җанлана. Ел әйләнәсе куллану мөмкин булган чыршы, нарат ылыслары бүген дә менә дигән витаминнар чыганагы. Иртә яздан тәрәзә төбендә яшел суган, укроп, салат үстерергә була. Хәзер кибеттә дә өзелеп тормый алар. Бакчага, теплицага редис кебек иртә өлгерә торган яшелчәләр һәм башка яшеллекне чәчәргә мөмкин. Озакламый кузгалак, кычыткан, юа, какы, тузганак, балтырган кебек табигый витаминнар пәйда була. Алардан төрле салатлар ясарга мөмкин. Мин елына бер тапкыр да кычыткан ашы ашамаган кешене үз-үзен хөрмәт итмәүчегә саныйм. Каен суы да бик файдалы. Тик күпләр бу шифалы агачны кирәгеннән артык җәрәхәтли, ул соңыннан туктамый “елап” утыра. Табигый витаминнар белән дус булырга, әмма табигатьне саклый белергә дә кирәк.

 

 

 

– Соңгы ун ел белән чагыштырганда, авитаминоз сәбәпле, табибка килүчеләр артамы, әллә кимиме?

 

 

 

– Әллә ни үзгәреш сизелми. Хәзер элекке елларга караганда витаминлы азыклар белән туклану мөмкинлекләре күбрәк. Фәнни һәм халык медицинасы елдан-ел алга бара. Кибетләрдә, киоскларда сәламәтлек хакында китаплар, газета-журналлар, телевидениедә тапшырулар да күп. Кеше укый, кызыксына. Хәзер күпләр саулыгы хакында күбрәк үзләре кайгырта.

 

 

 

Айгөл НУРИЕВА.

 

 

 

* * *

 

 

 

ТӨРЛӘНДЕРЕП АШАРГА ИРЕНСӘҢ...

 

 

 

Һәр кеше дә кышка витаминнар запасы әзерләми. Кемнәрнеңдер даими җиләк-җимеш, яшелчә сатып алу матди хәленнән килми. Кайберәүләр, мөмкинлеге була торып та, диетага игътибар итми, булганын төрләндереп ашарга да иренә. Шуңа да алар ансатрак юлны, даруханәләрдәге төймәләрне сатып алуны хуп күрә. Аеруча балалар ярата ул витамин дигәннәрен. Әзерне йотып кую җайлы бит. Инде аларны кабуны да кирәксенмәсә, даруларга үрелергә мәҗбүр була адәм баласы. Шундый хәлгә җитмәс өчен даруханә киштәләренә күз салыйк әле. Безне витаминнар белән фармацевт Тәнзилә ӘХМӘТҖАНОВА таныштырды:

 

 

 

– Даруханәләрдә витаминнарны һәм аларның җыелмаларын сайлап алырга була. Язгы чорда иммунитетны күтәрү өчен махсус таблеткаларның да төрлесе бар. Иң таралганы – “Иммунал” препараты. Аның сыек хәлдәгесе дә бар. Балалар өчен төрле фигуралар белән ясалган “Джунгли”, “Мульти-табс”ларны яратып алалар. Шунысы уңайлы, аларны бер тапкыр гына эчәсе. “Алфавит” исеме астында чыгарылган витаминнарның “Детский сад”, “Школьник” төрләре бар.

 

 

 

Өлкәннәргә дә витаминнар күп. Организмны ныгыту өчен элеутерококк, эхинация, лимонник, женьшеньнең спирттагы төнәтмәләрен тәкъдим итәр идем. Тонусны яхшырта, чирләргә каршы торучанлыкны арттыра торган төрле составтагы үләннәр җыелмасы да язын бик файдалы.

 

 

 

Айрат БАРИЕВ.

 

 

 

P.S. Даруханәдә сатылган витаминнар, үләннәрне файдаланыр алдыннан кулланмалары белән яхшылап танышырга кирәк. Шулай ук табиб белән киңәшләшү дә зыян итмәс.

 

 

 

* * *

 

 

 

ВИТАМИННАР БАКЧАДА ҮСӘ

 

 

 

Уңган бакчачылар бакча мәшәкатьләре белән мәш килә башлады инде. Туң эреп, җир өлгергән көньяк районнарда түтәлгә яшел суганның төрле сортларын, петрушка, сельдерей, редис, салат, зира, фенхель, кыяр үләне, шпинат, кузгалак, укроп, пастернак, кишер (саклау өчен түгел, иртә ашау өчен), сарымсак утыртырга була. Төньяк районнарда аларны иртә ашау өчен кояш төшкәнрәк һәм ышыграк урыннарга парниклар ясап яки өстен полиэтилен белән каплап чәчәргә мөмкин. Орлыкларны суыткычта тотып, чыныктырып, шыттырып утыртканда алар тагын да тизрәк тамыр җәя.

 

 

 

* * *

 

 

 

САУЛЫК КӨН ДӘ КИРӘК

 

 

 

Матурлык – туйда, ә сәламәтлек көн дә кирәк, дип бик хак әйткән өлкәннәр. Әле көннәр ныклап җылытканчы ук “чишенеп”, яланбаш, 20-25 см лы итәкләрдән юка киенеп, бил күрсәтеп йөрүче яшүсмерләр бу әйтемнең асылын аңлап бетермиләр, күрәсең. Ә саулыкны бер югалтсаң, аны тау кадәр алтыннар биреп тә таба алмыйсың. Бу уңайдан яшьләр республика клиник хастаханәсе пульмонологы Нәкыйп КАШТАНОВның кисәтү-киңәшләренә колак салсыннар иде:

 

 

 

— Язгы кояшка алданып, җиңелчә киенеп йөрергә ярамый, баш киемен салырга да ашыкмаска кирәк. Җилле, яңгырлы көннәрдә аеруча салкын тиючән. Яланбаш йөрүдән гайморит, тамак төбе, баш мие ялкынсыну, бронхит, төрле шешләр барлыкка килергә мөмкин. Ангина, тонзиллит, фарингит йөрәк, бөердә катлауланулар тудыра. Аяктан бәргән суык җенси органнар, бөерләр өчен куркыныч. Соңыннан салкын тиюдән барлыкка килгән авырулар аркасында хатын-кызлар балага уза алмый яки аның баласы сәламәт булмый, ирләр простатит белән интегә. Җиңелчә киенеп йөрүдән хроник авырулар үзләрен бик тиз сиздерә. Авырмас өчен иң элек сезонга карап киенә белергә кирәк.

 

 

 

* * *

 

 

 

“ЯЗГЫ ЯШЕЛЛЕКНЕҢ ФАЙДАСЫН ТОЯМ”

 

 

 

Җырчы, Татарстанның халык артисты Азат Тимершәех өстәлендә иртә яздан яшел витаминнар хөкем сөрә.

 

 

 

– Теплицабыз җылытыла, шуңа барлык яшеллекне иртә яздан чәчәбез. Март ахырыннан башлап петрушка, яшел суган, сельдерей, шпинат, редистан төрле салатлар ясап ашыйбыз. Тәрәзә төбендә утырган кыяр 4 яфрак җибәрде, озакламый аларны да теплицага күчерербез. Җир өлгерүгә яшел тәмләткечләрне бакчага да утыртабыз, шалфей, тырнак гөл, әрем кебек күптөрле дару үләннәре чәчәбез. Кычыткан күренүгә, умач уып, ашын пешерәбез, тузганакны салатка кушабыз. Язгы яшеллекнең файдасын тоям. Аллаһның биргәненә шөкер, язын хәлсезлек сизмим, авырганым, хәтта укол да кадатканым юк, – ди җырчы үзе бу хакта.

 

 

 

* * *

 

 

 

“КӨЧЛЕ ИММУНИТЕТ – УЛ ЯХШЫ АУРА ДА”

 

 

 

Сәламәтлекне кайгыртыйм дисәң, бүген бөтен мөмкинлекләр бар, иренмәскә генә кирәк. Үзеңдә бер генә көн хәлсезлек сизсәң дә, бернәрсәгә күңел үсми, кул да эшкә бармый. Ә бу халәт атналар, айлар буе дәвам итсә, монда уйланыр сәбәп бар дигән сүз.

 

 

 

Күпләр бүген хастаханә юлын таптамаска тырыша. Һәркем сәламәтлеген кайгыртуга үзенчә якын килә.

 

 

 

Рафис УСМАНОВ, Әлмәт шәһәреннән, скважиналарны бораулау хезмәте бүлеге башлыгы:

 

 

 

– Яшелчә, җиләк-җимеш ел әйләнәсе өстәлдә торганга, язын ашауны талымламыйм, ризыклардан бары тик дуңгыз ите генә ашамыйм. Иң яраткан шөгыльләрем — балыкка йөрү, урманда чаңгы шуу һәм мунча керү. Шулардан зур канәгатьлек һәм энергия алам. Мунчаны иркенләп чәршәмбе һәм шимбә һәр атнада керәм. Балыкка ял көннәрендә кышкы 27-30 градус суыкларда да бардым.

 

 

 

Илсөяр САФИУЛЛИНА, Кәрим Тинчурин театры актрисасы:

 

 

 

— Организмны тиешле ризык белән тәэмин итеп тору – ул сәламәтлек фабрикасы. Яз җиткәч кенә түгел, ел дәвамында витаминнарга мохтаҗлык тудырмаска кирәк.

 

 

 

Яшелчә, җиләк-җимешнең табигый шартларда үскәненә, күбрәк Русиянекенә өстенлек бирәм. Ел буе петрушка, укроп, кинза, яшел суган кебек файдалы үләннәрдән өзелеп торганым юк. С витаминына бай ризыклар рационнан төшми, көн саен бер грейпфрут ашыйм, бер лимонның согын кулланам, чәйгә карлыган яфрагы салып эчәм. Гриппның таралган чорында яшел чәйгә бер тырнак сарымсак турап салам.

 

 

 

Күңелне миһербанлылык белән тутырып, бары тик Аллаһ кушканнарны үтәп, дөньяны үзгәртергә омтылмый яшәү дә кеше организмын табигать белән гармониядә тота. Көчле иммунитет — ул яхшы аура да. Кеше ул тән генә түгел, җан да. Адәм баласы аларның тәңгәллегендә яшәргә тиеш.

 

Миңгол ГАЛИЕВ, җырчы:

 

 

 

– Кар эреп беткәнне түземсезлек белән көтәм. Шуннан бакчага йөри башлыйм. Анда үги ана, бака яфрагы, тузганак, кычыткан үсә. Барысын бергә турап, салат ясыйм. Витаминга бай файдалы ризык була ул. Тиздән шомырт, карлыган ботагын чәйгә салып эчәргә мөмкин. Каен, нарат бөресе кушсаң, чәйдән хуш ис бөркелә.

 

Үги ана, бака яфрагы, кычыткан суы чәчне чайкарга яхшы.

 

 

 

Римма ИМАМОВА, Башкортостанның Дүртөйле шәһәреннән:

 

 

 

– Сәламәтләнүемне бары тик дару үләннәреннән генә күрәм. Бөтен шифа табигатьтә. Халык медицинасына бик ышанам. Апрель җитү белән табигатькә чыгам. Кара көзгә кадәр урманда йөрим. Һәр фасылның үз үләне. Хәзер күкебаш (медуница) җыям. Ул ылыслы урманда үсә. Үпкә авыруын бетерүгә сәләтле.

 

 

 

Аннан ун көн буе каен суы эчәм. Каенның яфрагын капчыклап җыям да төнәтеп эчәм. Организмны тулысынча чистарта, кан тамырыннан бөтен шлакны, бөердән комнарны куа.

 

 

 

Гөлназ ГАЛИЕВА, Казанның Мәрҗани мәчетенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе:

 

 

 

– Аллаһы Тәгалә кеше организмын, аның халәтен шулкадәр камил итеп яраткан, безгә нинди матдә җитми, шул витаминнар җыелмасы күп булган ризыкны ашыйсы килә, организм шуны таләп итә. Мондый халәтне авырган вакытта да күзәтергә була. Шул ризыкны ашагач, күңел бушлыгы тулыланып киткән сыман тоела һәм ул ел саен бертөрле булмый.

 

 

 

Кыш көне кипкән алма, гөлҗимеш һәм башка файдалы үләннәр, сырганак, караҗиләк кайнатмаларын кулланам. Ел дәвамында көн саен бер әфлисун ашыйм. Балама гына ярамый, аллергия бирә. Кәефсез чакларымда кибеттә сатылган цикорий (һиндыба) порошогы эчәм, аннан өзелеп тормыйм. Ул бик тә файдалы, организмның микробларга каршы торучанлыгын арттыра, башка күп дәвалау үзлекләренә дә ия.

 

 

 

Үз йортыбыз белән торгач, яз көне саф һавада эшләр җитәрлек. Кар көрәү, бакча мәшәкатьләре белән мәш килү дә организмга ныклык өсти. Кешегә ашау гына түгел, хәрәкәт тә кирәк.

 

 

 

Хәдичә АБДУЛЛИНА, Чаллыдан, пенсионер:

 

 

 

– Гомерем буе бакчада казынырга, табигатьтә үскән җимешләрне җыярга, күбрәк шулар белән тукланырга яратам. Кыш өчен дә базга, суыткычка сыйган кадәр әзерләргә тырышам. Зур туңдыргыч алганнан бирле җиләк-җимешне кайнатканым юк. Агач тукмак белән төям дә, аз гына шикәр комы салып болгатып, шифалы судан бушаган шешәләргә тутырып куям. Туңдырылган җимешләрне катыкка салып, болгатып та ашыйбыз, морс итеп тә эчәбез, бал, лимон белән бергә кушып та кулланабыз. Лимоннан кала чит ил җимешләрен сирәк алам. Кыш буе пешкән чөгендерне вак угычтан чыгарып, катыкка болгатып, ә кишерне озынча итеп угычтан уып, аштәмләткеч үләннәр белән бутап, өстәлгә куям.

 

 

 

Аннан соң кышкы чорда күбрәк диңгез балыгы, тавык бавыры пешерергә тырышам, диңгез кәбестәсен бик яратабыз, анда йод күп. Соңгы вакытта төсле кәбестәгә, болгар борычына ияләштек. Яңа елдан башлап нарат ылысы суы эчәм. Ярты литрлы банкага турап, өстенә су агызып төнәтәм. Ул хәтта яман авыруларны да кисәтә. Аллаһның биргәненә шөкер, гаиләдәгеләрнең авырып хастаханә юлын таптаганы, яз көне кәефсезләнеп йөргәне юк.