анимация розы

                                                     

                                                       Шигъри тәлгәшләр

 

***

Табигать матур ул,

Ничек кенә булса да.

Җәен гел яшел була,

Көзен сарыга чума.

Кыш көне дөнья ак була.

Язын гөрләп су ага.

Табигать матур ул,

Ничек кенә булса да.

                                             Салихов Ринас , 5 класс

***

Менә алтын көз килде

Бөтен урам ямләнде.

Көзге көннең матурлыгына

Бөтен кеше сокланды.

Без урамда сокланып

Карыйбыз миләш, баланга.

Кып-кызыл алсу тәлгәшләр

Пешкәннәр куакларда.

                                           Зиннатуллина Назлыгөл, 5 класс

***

    Җәй артыннан моңсу көзләр килә

Табигатькә сары төс иңә.

Кошлар китә җылы якка

Дөньяга моңсулык иңә.

                                            Солтанова Инзилә, 5 класс

***

Мин яратам табигатьнең

Һәрбер почмагын.

Болыннарда чәчәкләре

Каршы ала һәрвакыт

Безгә җәеп кочагын.

                                             Хафизова Рүзилә, 5 класс

***

Каршылыйк,дуслар, бергәләп

Алтын көз килә безгә!

Әнә күпме сары яфраклар

Әйләнә-тирәбездә.

Төркем-төркем кошлар күктә

Алар җылы якка китә.

Уңышлы булсын алтын көз

Бәхет китерсен һәр иртә.

                                                           Газизова Алия, 5 класс

***

Көзләр җитте! Моңсу көзләр!

Агачларда яфрак коела.

Яңгырлары, салкын җилләре

Мәңге бетмәс кебек тоела.

Көзләр җиткәч

Яфраклар саргаеп беткәч

Кошлар оча җылы якларга.

Сез китәсез, дуслар!

Без калабыз инде

Үзебезнең матур

Туган якларда!

                                                   Мусина Гөлия, 5 класс

***

Яратам мин көз айларын,

Көзнең сары яфракларын.

Тәлгәш-тәлгәш җимеш тоткан

Алтын күлмәкле агачларын.

Кыска вакытлы яңгырлар да

Күңелләргә сихәт бирә.

Сентябрьнең җылы кояшы

Тирә-юньгә нурын сибә.

Кыйгак-кыйгак кычкырышып

Кошлар китә җылы якка.

Кайтыр алар кире язын

Кайгырмыйк әле юкка!


                                        Хөрмәтуллина Айзилә, 5 класс


***

Табигатькә карап сокланамын.

Балкый кояш,якты нур сибә.

Җәй артыннан чиратын көтеп

Ашыкмыйча гына көз килә.

Агачлар да инде яфракларын

Ипләп кенә җиргә коялар.

Көзнең җиткәнен белдереп

Көн артыннан көннәр узалар.

Кошлар да инде сизенеп

Кояшның җ ылы нурында

Соңгы тапкыр коена.

Ашыкмый гына булса да

Көз үзенекен итә.

Җылы көннәр үтеп бара

Салкын җил ныграк исә.

Аңа карамастан табигатьнең

Һәр фасылы үзенчә.

Әкияти матурлыгы белән

Тартып тора үзенә.

                                                  

                                             Мансуров Рамил, 5 класс


***

Табигать дусты бул!

Тукран малае Шуктуган

Бакчабызга егылган.

Хәлсездер аяклары,

Салынган канатлары.

Алып кердек ,су эчерттек,

Бөҗәк белән сыйладык

Һәм аның гүзәллегенә

Карап һич тә туймадык.

Шуктуганым мескенкәем

Озак яши алмады,

Тик шулай да балаларның

Игелеген аңлады.

Әй,дусларым,мондый хәлләр

Бәлки сезгә дә очрар.

Мәрхәмәтлерәк булыгыз,

Кошлар бит безнең дуслар!


                                               Нәбиуллина Фирүзә, 8 класс


***

Исемнәре җисеменә

Туры килеп торганга,

Балалар янына килә

Керпеләр дә, тукран да.

Бакчабызга ияләшкән

Бер ана һәм өч бала.

Җиләк белән сөт биреп

Отрядыбыз куана.

Ана керпе бик хәйләкәр-

Йомарлана йомгакка.

Без киткәч, җиләкне җыеп,

Өеп куя почмакка.

Керпекәем рәхәтләнеп,

Бакчамда озак яшә.

Балаларың да яшәсен

Безнең белән янәшә.

Гаилә уңышлары да

Сезне урап үтмәсен.

Балаларың сакла берүк,

Кайгы җиле исмәсен!


                                    Нәбиуллина Фирүзә, 8 класс


***

Табигаткә карап сокланамын

Күренеше саф, матур.

Матурлыгын бозмас өчен

Чисталык белү зарур.

Һәр фасылы үзенә күрә

Бер гүзәллеккә ия.

Көз җитә дә табигать

Сары күлмәген кия.

Агачлар яфракларын

Төрле төскә буейлар.

Шушы гүзәл матурлыкны

Карап һич тә туймыйлар.

                                                Мансурова Ландыш, 5 класс


***

Песием

Йомшаккаем бигрәк матур!

Килешеп тора туны.

Шаян, матур күзләре.

Үткен ап-ак тешләре.

Уйнарга да ярата

Бигрәк тә урамда

Ә инде тычкан тотканын

Күрми калмый берәү дә.

Тагын бар бер гадәте

Менеп тәрәз төбенә

Майландырып күзләрен

Чыпчыкларга төбәлә.

Чыпчыклар да шаяннар

Беләләр тия алмасын.

Каршысында сикерәләр

Янәсе, аларны  күреп калсын.

                                                                                 Хөсәенова Розалия, 6 класс

 


                                       ***

Укытучы-

Төпле белем сандыгы.

Барсына да түзә алган

Сабырларның сабыры !

Укытучы-

Дөрләп янучы учак.

 Ялкауны кызган табада                                                            

                        Биетүче ул кайчак.

 Укытучы-

 Гаделлек алиһасе!

Хезмәтләрен зурлап аңа

Килә башны иясе.

Укытучы-

Матурлык тудыручы.

Тормышында  дусларына

Маяк булып торучы.

Укытучы-

Очучы  фән  күгендә.

Белем орлыгы сибүче

Сабыйлар күңеленә

Укытучы-

Бөек һәнәр иясе!

Тынгысыз хезмәтен зурлап

Килә рәхмәт диясе.                                                  

                           ***

Көзләр хакимлеге...

Алтыннан- җиһан!

Сарыларга уралып

Сагышлана җан.

Борсаланма,йөрәк!

Сарылык-мизгел.

Ак майда чәчәккә

Төренер күңел.

                               Рәзилә Сибатова